Буа муниципаль районын төзекләндерүнең мөһим аспекты булып кешеләр өчен уңайлы һәм кирәкле җәмәгать киңлекләрен формалаштыру тора. Аларны булдыруда районга якташлар зур ярдәм күрсәтә. Буа районының Исәк авыл җирлегендә балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы төзелеше тәмамланды. Аны булдыру инициативасы Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы рәисе Ирек Закировныкы. Беренчесе-ясалма газонлы футбол кыры, икенче өлешендә балалар мәйданчыгы, анда таганнар һәм башка уен җиһазлары урнаштырылган. Мәйданчык универсаль, ел дәвамында балалар һәм яшьләрнең актив ялын оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Җәй көне-балаларның ялы һәм физик үсеше, һавада мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары уздыру өчен,ә кышын - балаларга иҗаты почмагы булып торачак, анда балалар өлкәннәр җитәкчелегендә кар сыннары һәм боз таулары төзи алачак.