«Гармония» үзәге «Алтын җеп» технологиясе буенча дәрес үткәрде.

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Яшүсмер» клубы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «Алтын җеп» технологиясе буенча дәрес үткәрде.

Әлеге технология ярдәмендә белгечләр яшүсмерләрнең иҗади мөмкинлекләрен, аларның мәнфәгатьләрен һәм танып-белү сферасын киңәйтә, вак моториканы, иҗади карашны һәм фантазияне үстерә, сәнгать зәвыгын формалаштыра. Бүгенге дәреснең биреме көзге темага панно ясау белән тәмамланды. Балалар җилемне рәсемнәр эскизы контурына төшерделәр, сайланган рәсем буенча җепләр тезделәр һәм җилем белән беркеттеләр. Яшүсмерләр дәрестә актив катнаштылар, яңа формалар уйлап таптылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International