2012 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтләделәр

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Район мәдәният сараенда 2012 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтләделәр.
Әлеге традицион тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров та катнаштылар. 
Башлап муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров 2012 елда авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгәннәр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Кайбер объектив факторларга һәм катлаулы һава шартларына карамастан, авыл хуҗалыгы тармагы республика агропромышленность комплексының тотрыклы һәм динамикалы бүлекчәсенең берсе булып калды. Район республиканың авыл хуҗалыгы җирләренең 2,9 процентын файдаланып, авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 4,6 проценттан күбрәген җитештерә.
2012 елда тулай территориаль продукт күләме алдагы ел белән чагыштыру бәяләрендә 105,79 процентка үсеп, 8411,20 миллион сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме гамәлдәге бәяләрдә 3174 миллион сумга тиң булды (2011 ел дәрәҗәсенә карата 105 процент). Узган ел игенчеләр һәр гектардан уртача 28 центнер уңыш белән 134 мең тонна ашлык, 400 центнер чыгыш белән 365 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алдылар. Авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүдән алынган акча төшеме 2450 миллион сумга тиң булды. Үсеш – 106 процент.
Хуҗалыкларда соңгы елларда ресурс саклаучы технологияләр уңышлы куллануга кертелә. Былтыр 300 миллион сумлык техника сатып алынды. Бөр-тек җыю комбайннары паркы 13,8, тракторларныкы 5,7 процентка яңартылды. 
Районда 2012 ел Терлекчелек елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында ай саен дүрт номинация буенча алдынгылар акчалата  бүләкләнде, күч-мә кубокка һәм Байракка ия булдылар. Практика чараларның нәтиҗәлелеген раслады. 1 миллиард 552 миллион сумлык (2011 ел дәрәҗәсенә карата 107 процент) терлекчелек продукциясе җитештерелде. Авыл хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы 116 процентка үсеп, 11430 сум тәшкил итте. Аерым хуҗалыкларда ул тагын да югарырак – “Авангард” агрофирмасында 16925 сум, “Коммуна” җәмгыятендә – 13339 сум, “Ямбулат” хуҗалыгында 12123 сум булды. Шул ук вакытта “Буа” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятендә ул 8398 сум, “Тинчәле”дә 8762 сум дәрәҗәсендә калды. Р. Әбүзәров агымдагы елда авылда айлык хезмәт хакын, иң кимендә, 12 мең сумга җиткерү бурычы куйды.
Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә субсидияле кредит алучылар арта – аның гомуми суммасы 846 миллион сумнан күбрәк. Әлеге средстволарга 3400 баштан күбрәк мөгезле эре терлек, 430 баштан күбрәк дуңгыз, 380нән күбрәк умарта гаиләсе, 200 данә авыл хуҗалыгы техникасы, 106 да-нә авыл хуҗалыгы җиһазы сатып алынды, 2950 терлекчелек бинасы торгызылды. Районда үз ихатасындагы сыерлар, башка терлекләр санын 10 һәм аннан күбрәк асраучы гаиләләр санын 100гә җиткерү бурычы тора.
Аннан соң сүз алган Марат Готыф улы соңгы елларда базарга, һава шартларына, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән бәйле рә-вештә килеп туган вәзгыятьнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең тагын да сакчылрак булуын таләп итүен ассызыклады. “Җитәкчедән башлап иң гади хез-мәтчәнгә кадәр һәр эш сә-гате, минуты бүленгән булырга тиеш. Шул чагында гына нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин”, - ди ул. Буалыларның эшли белүенә, икмәккә, шикәр чөгендеренә карата аерым традицияләре булуга югары бәя бирде. Терлекчелек тармагында уңай үз-гәрешләргә тукталды, югары технологияле гаилә фермаларына өстенлек бирүләрен хуплады. Алдынгыларга рәхмә-тен җиткереп, агымдагы елда 3 миллиард сум акча төшеме алуны максат итеп куйды. 
Аннары сәхнәгә Иван Егоров һәм район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев күтәрелделәр. Рафаэль Әбүзәров аларны Буа муниципаль районының Мактаулы гражданнары, дип игълан итте. 
Бүләкләү эстафетасын дәвам итеп, сәхнәгә узган елгы җитештерү уңганнары күтәрелделәр. Ел йомгаклары буенча иң яхшы хуҗалыклар булып “Авангард” агрофирмасы, “Коммуна” җәмгыяте, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы танылдылар. 300 баштан күбрәк сыер асралучы товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында беренче урынны “Коммуна”ның Килдураз, икенчене – “Дружба” агрофирмасының Мөкерле, өченчене “Авангард” агрофирмасының Кайбыч фермалары алды. 100 баштан күбрәк сыер асралучылар арасында “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативының Ямбулат, “АгроНур” җәмгыятенең Норлат, “Кыят” җәмгыятенең Рус Киштәге фермалары җиңүчеләр булдылар. Мөгезле эре терлек симертү звенолары арасында “Коммуна”ның Өчмунча, “Тахаръял” агрофирмасының Яңа Мәртле, “Вамин-Буа” агрофирмасының Боерган хуҗалык исәбендәге звенолары бү-ләкләнделәр. Дуңгызчылык фермалары арасында “Авангард” агрофирмасының дуңгызчылык комплексына тиңнәр булмады, икенче-өченче урыннарда “Вамин-Буа” агрофирмасының Иске Борындык һәм Иске Суыксу фермалары. Узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы Мөкерле авыл җирлеге булды. Иң яхшы фермерлар булып Түбән Наратбаштан Фәнил Кадыйров, Боерганнан Ринат Гайнетдинов, Әхмәттән Данис Әхмәтҗанов танылдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан Исәктән Фәнил Җәләлетдинов, сөт җыючылардан Боерганнан Мөнир Сәйфетдинов, сөт тапшыручылардан шул ук авылдан Миңсәвия Гомәрова җиңеп чыктылар. Иң яхшы комбайнчылар, механизаторлар, автомобильчеләр, савымчылар, терлекчеләр дә сәхнәгә күтәрелделәр һәм бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International