Агачтан “туган” матурлык

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Карлы авылында яшәүче Җәүдәт абый Гыйльмановның агачка рәсем чокып ясау буенча дәресләр алганы юк. Бу аңа табигатьтән килгән.
Шәһәрдәге сәнгать салонында һәм өендәге иҗат эшләрен күрсәң тел шартлатасың. Көзге кысалары, китап шкафы, гөл савытлары, өстәл-урындыклар, шахмат тактасы – һәрберсендә оста кулы ярылып ята. “Гомерем буе матурлыкка омтылып яшәдем. Агач эше хоббием булды. Төп хезмәтемнән кайткач шуңа тотына идем”, - ди ул. Һөнәре балта остасы әтисе Шаһиәкрамнан мираска калган, дип фаразлый үзе. Йортлар төзегәндә халкыбызның милли бизәкләрен, кош-корт рәсемнәрен ясауга зур игътибар биргән әтисенең беренче ярдәмчесе була ул. 
Үзбәк-таҗиклар белән бергә сәнгать фондында да эшләп алырга туры килә үзенә. Анда осталыгын белеп чакырганнар. Җәүдәт абый да, хатыны Гөлшат апа да Таҗикстанның Ленинабад шәһәрендә туганнар. Җәүдәт абыйның әтисе, әнисе Хәдичә, Гөлшат апаның әбисе Гайшә белән бабасы Садри сугышка кадәр авыр тормыштан Урта Азиягә киткәннәр. Әлеге гаиләнең бу якларга кайтып, Карлы авылыннан йорт сатып алуларына 3 ел гына үтсә дә, үзләре әйтүенчә, монда гомер иткән кебек. Туганнары күп, ел саен кайтып-китеп йөргәнлектән, аралар өзелмәгән. “Туган якка кайтып урнашкач күңелем янәдән канатланды, рәсем ясыйсым гына килеп тора”, - ди йорт башы. Каен, имән, чыршы, чикләвек, тут агачларын чокып төшерелгән, матур бизәкләр ябыштырылган рәсемнәрен туганнарына, дусларына бүләк итә. Кызлары Наилә белән Рәйхан Россия кешеләренә  кияүгә чыкканнан соң, карт белән карчык бер ара Алтайда яшиләр.  
Җиһазлар сатып алганнары юк, хуҗа барысын да үз куллары белән ясаган. “Үзем хисле кеше буларак, хезмәтемнең башкалар күңелен кузгалтуын, матурлыкны аңлый, күрә белүләрен, олы хисләр уятуларын телим”, - ди Жәүдәт абый. 76 яшьлек әтиләренең омтылышларын яхшы белгән кызлары кая гына барсалар да төрле бизәкләр төшерелгән буклетлар алып кайтырга тырышалар. Рәйханның Санкт-Петербург шәһәрендәге Эрмитаждан бер кочак эскизлар, рәсемнәр кайтартуы әтисе өчен зур шатлык булды. Диварга эленә торган рәсемнәрнең кайберләрен лакка, кайберләрен төсле буяу белән буйый. Гөлшат апа үзе дә чигәргә, тегәргә бик оста. Аның кулы белән чигелгән мендәр өслекләре, паласлар иренең эшен тулыландырып, матурайтып җибәрә. Сораучыларга, өйләренең эчке һәм тышкы дизайны буенча киңәшләр дә бирә. Менә шундый ирле-хатынлы матурлык тудырып яшиләр Гыйльмановлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International