26 октябрьдә Бөтенроссия гимнастика көне билгеләп үтелә. Исегезгә төшерәбез, физик күнегүләр кеше организмын ныгыту һәм үзен яхшы хис итү өчен зур әһәмияткә ия. Респиратор авырулар-грипп, ОРВИ һәм яңа коронавирус йогышы вакытында физик активлыкны саклау аеруча мөһим. Мөстәкыйль шөгыльләрнең мөһим төре-иртәнге гигиена гимнастикасы (зарядка). Иртәнге гимнастиканы, нинди эшчәнлек төренә карамастан, барысына да эшләргә кирәк.
Гимнастиканың уңай яклары:
• Зарядка үз сәламәтлегең турында уйлау гадәтен формалаштыра
* Организмны ныгыта, хәлне яхшырта
* Организмдагы барлык процессларны активлаштыра
* Йөрәкне ныгыта
* Буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта
Даими күнегүләр нәтиҗәсендә балалар да, өлкәннәр дә яхшы осанка ала, җитезрәк һәм чыдамлырак, көчле, шат күңелле һәм тәртипле була.
Иртәне зарядка белән башлап җибәргән кешеләр үзләрен яхшырак хис итә һәм көн буе көр күңелле булып кала, дип билгеләп үтә. Спорт белән бергә шөгыльләнүче гаиләләрдә мөнәсәбәтләр күпкә ныгый. Иртәнге гимнастика тулысынча уянырга мөмкинлек бирә, эшкә сәләтлелекне арттыра, бигрәк тә бу уку процессына тиз арада керергә кирәк булган укучыларга кагыла.
Зарядка белән шөгыльләнә башлаучылар өчен, акрынлап күнегүләрнең дәвамлылыгын 20 минутка кадәр арттырып, көнгә 5 минуттан башларга киңәш ителде. Дәресләр һәр көнне җилләтелгән бинада үткәрелергә тиеш. Иртәнге гимнастика якынча 10 тапкыр кабатлана торган 8-10 күнегүдән торырга тиеш.
Иртәнге зарядка теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә, шул исәптән балаларга да файдалы , чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физкультура белән даими шөгыльләнү гадәтен өйрәтү бик мөһим. Балалар тормышында хәтта минималь активлык та юк икән, алар ешрак авырый, көчсез һәм физик яктан начар үсеш ала.
Тәкъдим ителә торган күнегүләр комплексы:
1. Разминка:
· Иелүләр, муенны борулар
· Җилкә һәм куллар өчен күнегүләр
· Аяклар өчен күнегүләр (селтәүләр)
· Урында йөгерү
2. Растяжка өчен күнегүләр
3. Йомгаклау өлеше- урында йөрү
Дөрес оештырылган физик тәрбия балаларда логик фикерләү, хәтер, интеллект үсешенә ярдәм итә. Бала белән уртак дәресләр бөтен гаилә өчен аеруча нәтиҗәле. Дәрес барышында бала ата-аналарга карый, әти яки әни ничек эшли, шулай ук эшләргә омтыла. Уртак дәресләр балага шатлык алып килергә һәм физик активлыкка кызыксыну уятырга тиеш.
Гаиләгә балалар белән шөгыльләнү төрләре:
· Гомум үсеш бирүче күнегүләр
· Йөрү
· Баскычтан йөрү
· Урында йөгерү
· Уртача интенсивлыктагы йөгерү
· Акрын йөгерү
· Озынлыкка сикерү
· Скакалка белән сикерү
· Урында сикерү
· Үрмәләүгә күнегүләр
· Велосипедта йөрү
· Туп белән уеннар (туп тәгәрәтү,тупны ераклыкка ыргыту)
· Елның кышкы чорында чаңгыда шуу
· Тимераякта яки роликларда шуу
Дәресләрне җанлы һәм кызыклы итеп уздыруга омтылыгыз, баланы мактарга онытмагыз! Хәрәкәт - ул тормыш! Сәламәт булыгыз!