"Преодоление" клубында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәренең тарихи өлешенә виртуаль сәяхәткә китте

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Буа муниципаль районының  «Гармония» үзәге психологы С.В. Шакирова «Преодоление» клубы әгъзалары белән Казан шәһәренең тарихи өлешенә - Казан Кремле территориясенә виртуаль сәяхәткә китте. Биредә яшүсмерләр 16-19 гасырлардагы архитектура һәйкәлләре белән таныштылар: Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, шулай ук Татарстан Республикасының Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчетен карадылар.

    Алга таба виртуаль экскурсия пункты Татарстанның табигый тарих музее булды. Биредә балалар астрономия, палеонтология өлкәсендә белем һәм төшенчәләр белән таныштылар.

    Мондый чаралар туган якны өйрәнү белән кызыксынуны, аның матурлыгына соклану хисләрен үстерә, Татарстан Республикасы өчен горурлык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International