Татарстан Республикасының профильле министрлыклары командасының бер өлеше бул – «Өскә!» конкурсын уз!

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

20 октябрьдә “Өскә!” яшь лидерлар конкурсының гаризалар тапшыру  кампаниясе старт алды. Бу мәгариф программасы һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен стажировкалар системасы, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс процедураларын уңышлы узуга ярдәм итә.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче һәм дәүләт телләрен белүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Бакалавр яки белгеч дәрәҗәсеннән түбән булмаган  югары белем булу мәҗбүри.

Катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр rezervrt.ru сайтында, шулай ук Instagram яки ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстанда минем бергәлекнең тормышын ничек яхшыртырга һәм моның өчен мин нәрсә эшлим» дигән темага пост язарга кирәк, дип билгеләп үтте @ vverx_rt.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International