Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың нәсел, дәүләт ветеринария хезмәте һәм хуҗалыклары идарәләре белгечләрен укытуны оештырды. Укулар "Терлекчелектә заманча технологияләр" һәм "Сөт сыйфаты белән идарә итү" җитештерү программасы буенча Саба аграр көллиятендә узды. Анда Буа районыннан дүрт белгеч катнашты, алар арасында «Ембулатово» ПСХК директоры урынбасары Айзат Фәсхетдинов, Идрис Дәүләтшин – Буа районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы, Равил Исхаков - селекция-нәсел хезмәте башлыгы, Олег Игнатьев - ветеринария участогы мөдире. Курсларны оештыручыларга белем дәрәҗәсен күтәрү, заманча эш ысуллары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.