Кушымтаны IOS һәм Android платформаларында берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә бирергә мөмкин. Сервис һәм күчереп алуга сылтамаларны проект сайтында табарга була. "Мин - укучы" суперсервисы - ул балаларның уку һәм укыту эшчәнлегендәге шәхси цифрлы ярдәмчесе. Сервис Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган. Аның ярдәмендә балалар edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдалана, өлгереш динамикасын күрә, шулай ук нинди предметларга күбрәк игътибар юнәлтергә кирәклеге турында белешмәләр ала алалар. Сервис укучыларга өй эшләрен дөрес планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучыдан шәрехләр күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә. «Мин- укучы» суперсервисы функционале турында тулырак мәгълүмат һәм йөкләп алуга сылтамалар түбәндәге сайтта бирелә: http://ya-shkolnik.tatar.ru