«Җиңүгә юл Буа аша» күчмә күргәзмәсе – Кайбыч районында

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Буа туган якны өйрәнү музее проекты кысаларында, Кайбыч районында Кайбыч муниципаль районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Җиңүгә юл Буа аша» дигән күчмә күргәзмә ачылды. Галия Кайбицкая исемендәге музей һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештырган ачылыш тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, «Юнармия» штабы башлыгы Илһам Хөснетдинов, район мәгариф бүлеге методисты Марина Русова һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары катнашты. Күргәзмә күпер корылмалары, тимер юл станцияләре, тимер юл участоклары макетларыннан гыйбарәт. Ул безнең якташларыбызның, ТАССРның көнбатыш районнарында яшәүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышлана. Бу объект Сталинград сугышында җиңүдә мөһим стратегик әһәмияткә ия булган. Күргәзмә 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Юбилей елы дәвамында әлеге күргәзмә белән Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында яшәүчеләр танышты инде. Алга таба Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында да  булу планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International