«Һөнәри керемгә салым» нәрсә ул?

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Һөнәри керемгә салым - ул 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым - ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең салым салуның гадәти тәртиптә кулланыла торган башка системаларын исәпкә алып салым түләргә бурычы кала.

Яңа махсус салым режимына күчәчәк физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр) мөстәкыйль эшчәнлектән керемнәрдән ташламалы ставка буенча салым түли алачак - 4 яки 6%. Бу законлы бизнес алып барырга мөмкинлек бирәчәк һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штраф түләүдән саклап калачак.

Һөнәри керемгә салым өстенлекләре.

ДЕКЛАРАЦИЙЛАР ҺӘМ ХИСАПЛЫЛЫК БУЛМАУ: декларацияне тапшырырга кирәкми. Керемнәрне исәпкә алу мобиль кушымтада автомат рәвештә алып барыла;

ЧЕК КУШЫМТАДА ФОРМАЛАША: ККТ сатып алырга кирәкми. Чекны «Минем салым» мобиль кушымтасында формалаштырырга мөмкин;

ИМИНИЯТ КЕРТЕМНӘРЕН ТҮЛӘМӘСКӘ МӨМКИН: пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә теркәлгән кертемнәрне түләү бурычы юк;

ИП СТАТУССЫЗ ЛЕГАЛЬ ЭШЛӘҮ: ИП сыйфатында теркәлүсез эшләргә мөмкин. Керем кушымтадан белешмә белән раслана;

САЛЫМ КИРЕ КАЙТАРЫЛА: тотып калу суммасы - 10000 сум. 4% ставкасы 3% ка кадәр кими, 6% ставкасы 4% ка кадәр кими. Исәпләү  автомат рәвештә.

ТҮЛӘҮГӘ САЛЫМНЫ ИСӘПЛӘРГӘ КИРӘК ТҮГЕЛ: салым автомат рәвештә кушымта аша исәпләнә. Түләү-киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;

ОТЫШЛЫ САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ: 4% —физик затлар кеременнән. 
6% —  юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар кеременә. Башка мәҗбүри тәләүләр юк;

ИНТЕРНЕТ АША ГАДИ ТЕРКӘЛҮ : инспекциягә визитсыз теркәү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;

ХЕЗМӘТ ШАРТНАМӘСЕ ЭШ БЕЛӘН БЕРГӘ АЛЫП БАРУ МӨМКИНЛЕГЕ: хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;

САЛЫМ  СТАВКАЛАРЫ: салым ставкасы түләүчегә һөнәри керемгә салым (физик затлар белән исәп-хисап ясаганда 4%), шәхси эшмәкәр һәм оешмалар белән исәп-хисап ясаганда 6%) акчаларын күчерүгә бәйле;

Барлык җитештерелгән исәп-хисапларны һәм алдан түләүгә салым суммасын кушымта аша ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин.

Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International