Идел буе федераль округының иң яхшы стрит-арт объекты өчен тавыш бирүдә катнаш!

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Сүз Казан рәссамы Азат Шакировның Маршал Чуйков урамындагы 55-нче номерлы йорт фасадындагы эше турында бара. Рәссам эшне «Улей» дип атады. Сюжет линиясе нигезендә ябылучы умарталар образы ята. «Безнең җәмгыять, куллануга карата мәхәббәткә карамастан, пандемия вакытында, үзизоляция катгый режимын үтәп, өйләрендә качарга мәҗбүр булды. Тик алар арасында эшкә иркенләп йөри, яраткан эшләре белән шөгыльләнә алырлык "бәхетлеләр“ бар иде. Ә төп куллану двигателе булган корпорацияләр битлек астына яшеренергә мәҗбүр булды, әмма үз эшчәнлеген дәвам итте. Бу мурал — үз — үзеңне изоляцияләүнең авыр чоры, без бөтен нәрсәдә: хәрәкәттә, сәяхәтләрдә, туганнары һәм якыннары белән очрашуларда, паркларга йөрүләрдә чикләндек», - дип шәрехли үз эшен Азат Шакиров.

Якташыбызга ярдәм итү һәм аның өчен тавыш бирү өчен түләүсез 8 (800)301-50-23 номерына шалтыратыгыз, һәм  тон режимында финалистның кодын: 4 не җыегыз.

Бер номердан бары тик бер тавыш кына җибәрелергә мөмкин. Беренче шалтырату вакытында бирелгән тавыш исәпкә алына. СМС исәпкә алынмый. Анда Россиянең барлык халкы катнаша ала. Теләсә кайсы төбәктән катнашучы өчен тавыш бирергә мөмкин. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен бирелгән тавышлар (үзләреннән тыш) өстәмә өстенлеккә ия.

Билгеләп үтик, «ФормART» стрит-арт фестивале — Идел буе федераль округының урам сәнгатен, яшь рәссамнарның иҗатын үстерүгә, округ төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлтелгән яңа иҗтимагый проекты. Конкурсның темасы актуаль - коронавирус пандемиясе белән көрәштә һәр кешенең роле һәм бердәмлек кыйммәте, медицина хезмәткәрләренең һәм волонтерларның халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга керткән бәяләп бетергесез өлеше, җәмгыятьнең яңа чынбарлыкка яраклашуы. Конкурста Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 14 граффити катнаша. Халык тавыш бирүе дүшәмбе, 19 октябрьдә башланды һәм 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс турында тулырак «ФормART» фестивале сайтында белергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International