ЕНВД салым салу системасын кулланучы салым түләүчеләр игътибарына!

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә салым салу системасы бердәм керемгә (ЕНВД) салым режимы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый.

Бердәм салым режимын кулланган оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

·       гадиләштерелгән салым салу системасына;

·        үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрдән артык булмаган хезмәткәрне җәлеп итүче индивидуаль эшкуарлар салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;

·        ялланып эшләүчеләр булмаган индивидуаль эшкуарлар салым куллануга һөнәри керемгә күчәргә мөмкин.

Оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар күрсәтелгән режимнарны кулланганда өстәлгән бәягә салым, оешмалар (физик затлар) мөлкәтенә салымнар түләүдән азат ителә.

Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган (www.nalog.ru)

Бердәм контакт-үзәк телефоны: 8 800-222-22-22 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International