Татарстанда «Без бергә» өлкәннәргә ярдәм күрсәтү Гомумроссия акциясе яңадан башланды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар 8 (800) 200-34-11  кайнар линия номерына шалтыратып, кирәк әйберне алып килеп бирүгә заявка калдыра ала.

Татарстанда өлкән кешеләргә азык-төлекне түләүсез китерү буенча «Без бергә» дигән ярдәм күрсәтү Гомумроссия акциясе яңартылды. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына акциянең волонтерлык штабы җитәкчесе һәм «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

«Гаризаларны барысыннан да кабул итәргә тырышабыз, әмма басым — әлбәттә, риск төркемендә булган кешеләр: өлкәннәр, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, ялгызлары булган хроник авырулар белән кешеләр», — дип аңлатты Анна Макарова.

 Волонтерлар туклану продуктлары, беренче чиратта кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итәләр. Татарстанлылар гаризаны 8 (800) 200-34-11  кайнар линия номерына шалтыратып калдыра ала. Өч көн дәвамында гариза штабка керә. Волонтер-медиклар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр, аңа ниләр кирәклеген ачыклыйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International