Автозапчастьләр сатып алабыз: кулланучы нәрсә белергә тиеш?

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Һичшиксез, автозапчасть сатып алганда, кулланучы билгеле бер максатка ирешүгә өметләнә - аны машинаны төзекләндерүдә яки өстәмә җиһазлар сыйфатында кулланырга, бәлки аның ярдәмендә  машинаның нинди дә булса техник характеристикаларын яхшыртырга тели. Ләкин сатып алынган автозапчасть автомобильгә туры килмәскә дә мөмкин.

Мондый хәлләрдән чыгу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган, әмма күп кенә мондый ситуацияләрне, сатып алганчы ук, кулланучылар хокукларыннан дөрес файдаланган очракта, булдырмый калу мөмкинлеге бар. Сүз кулланучының җитештерүче (сатучы) һәм товарлар турында мәгълүматка хокуклары турында бара.

Һичшиксез, күрсәтелгән хокукны гамәлгә ашыруда кулланучы да, сатучы да кызыксынырга тиеш. Әмма еш кына нәкъ менә әлеге кулланучылар хокуклары сатучылар тарафыннан бозыла да. Һәм әгәр дә сатып алучыга үзенең хокуклары турында алдан ук билгеле булмаса, тиешле товарны яки бөтенләй тиешенчә булмаган товарны алу куркынычы сизелерлек арта.

Барыннан да элек, товар сатып алучыга тәкъдим ителгән теләсә нинди мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Шуңа күрә, әгәр дә рус теленә тәрҗемәсез эксплуатацияләү буенча инструкция тапшырсалар - рус телле версияне  таләп итегез. Хәтта, сатучы прибор өчен инструкция кирәкми дип ышандырса да - документны рус телендә таләп итү яки сатып алудан баш тарту  Сезнең хокукта. Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1037 номерлы карары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә алар турында рус телендә мәгълүмат булмаган чит ил товарларын сату гомумән тыелган.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы турыдан-туры кулланучы, товарның (эш, хезмәт күрсәтү) турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүмат китергән зыяннарны каплау турындагы таләпләрне караганда, кулланучыда товарның үзлекләре һәм характеристикалары турында махсус белемнәр булмау турындагы фараздан чыгып эш итәргә кирәк, дип күрсәтә.  Ә сезгә товар турында тулы мәгълүматны җиткерү - сатучының турыдан-туры бурычы (хәтта ул җитештерүче булмаса да).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International