2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты бүген беренче укылышта кабул ителде. ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында күпчелек депутатлар мондый карарны хуплады.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда табышка салым 77 млрд.сум күләмендә бәяләнә. ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 81,5 млрд.сум, ТР бюджетына 57,2 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә. 26 млрд.сум оешмалар милкенә салымнан килер дип көтелә.
Финанс министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре — 16,8 млрд.сум, ТР бюджеты-12,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. 2021 елга Татарстан бюджеты проектында федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр 40,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.
«Социаль өлкә чыгымнары ел саен арта», — дип билгеләп үтте докладчы. Ул ассызыклаганча, киләсе ел бюджетында социаль өлкә чыгымнары 5,6% ка, 2022 елда-8,6% ка, 2023 елда — 11,7% ка артачак. Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар буенча иң зуры «Мәгариф» тармагы, аңа 2021 елда 101,7 млрд.сум каралган.
Тулаем алганда, 2021 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 312,7 млрд.сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше — 315,7 млрд. сум, дефицит-3 млрд. сум. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча — 268,5 млрд. сум, чыгымнар буенча-271,5 млрд. сум, дефицит-3 млрд. сум күләмендә билгеләнә.
2022 елга берләштерелгән бюджетта керемнәр — 321,1 млрд. сум, чыгымнар — 324,2 млрд. сум, дефицит-3,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Фаразларга караганда, республика бюджетында керемнәр — 275 млрд. сум, чыгымнар — 278,2 млрд. сум, дефицит-3,2 млрд. сум тәшкил итәчәк.
2023 елга берләштерелгән бюджет керемнәре — 320,2 млрд. сум, чыгымнар — 323,5 млрд. сум, дефицит-3,3 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. ТР бюджетында керемнәр — 271,6 млрд. сум, чыгымнар — 274,9 млрд. сум, дефицит- 3,3 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.
2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат; https://www.tatar-inform.ru/news/business/29-10-2020/proekt-byudzheta-tatarstana-na-2021-2023-gody-prinyat-v-pervom-chtenii-5782080