Эшмәкәрләргә салым салуның яңа режимын сайлау вакыты җитте

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның нинди режимына күчүне ачыклау өчен бик аз вакыт калды. Чөнки керемгә бердәм салым режимының (ЕНВД) гамәлдә булу вакыты  ахырына якынлаша.

Күп кенә эшмәкәрләр  кайсы салым режимын сайлау һәм аңа ничек күчү  турында уйлана. 2021 елның 1 гыйнварыннан нинди салым режимнары гамәлдә булачак?  Салым салуның нәкъ менә уңайлы һәм отышлы яңа режимын ничек сайларга соң? 

Көн кадагында торган шушы сорауларны бүген “Ял үзәгендә” кече һәм урта бизнес субъектлары катнашында узган киңәшмәдә яңгыраттылар.

Әлеге  очрашуга  килгән кече бизнес вәкилләрен Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәләмләде.      “ Бүген сез яңа салым режимын сайлауда үзегезне борчыган сорауларны белгечләргә бирә аласыз, яңа үзгәрешләр белән танышасыз. Мөмкин булган үзгәрешләрне  яхшылап анализлый алачаксыз. Тәкъдим ителгән  критерийлар буенча  салым режимын  сайлауда кыенлыклар булмас дип уйлыйм һәм һәрберегезнең эше киләчәктә дә уңышлы һәм керемле булсын дигән теләктә калам” –диде ул чыгышын тәмамлап.  Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты директоры Артур Николаев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча Координация советы әгъзасы, аттестацияләнгән аудитор Сергей Карпухин,  Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 4 нче номерлы камераль тикшерүләре бүлеге башлыгы Ольга  Царапенко һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Галина Йосыпова салым буенча хисап бирүләрнең барлык нечкәлекләрен, яңа режимга күчкәндә барлыкка киләчәк үзгәрешләрне аңлаттылар.  Салым органнары мәгълүматларына караганда  Буа районында  613 салым түләүче  теркәлгән, шуларның 35е предприятияләр, ә 578е шәхси эшкуарлар.

Бүгенге киңәшмәдә белгечләр  эшкуарлык җәмәгатьчелегенә ЕНВДны юкка чыгару һәм башка салым салу режимнарын куллану турында тулырак мәгълүмат биреп кенә калмады, ә тиз арада яңа режимны сайларга кирәклекне дә искәртте.  Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль сайламасалар, алар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.

Төп мәсьәләләр каралганнан соң бизнес вәкилләре бу уңайдан үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Аларга шулай  ЕНВД бетерелүгә бәйле тулырак мәгълүматлар белән танышу өчен кайнар линия телефоны да тәкъдим ителде. Аның номеры – 89872192525.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International