2020 елда «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе бишенче тапкыр узачак. Диктант бердәм чорда - 2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла. Үткәрү форматы - онлайн. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. Диктантта Россия һәм чит ил кешеләренең теләге булган һәркем катнаша ала. Быел рәсми сайт һәм Диктант биремнәре инглиз һәм испан телләренә дә күчереләчәк. Биремнәр Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru. 00.01 сәгатьтә 2020 елның 3 ноябрендә (мәск.вак.) бастырылачак. Диктантның биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм үз эченә түбәндәгеләрне кертәләр: - 20 сорау - Диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм; - 10 сорау - Диктантның Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль төбәк өлеше. Барлык биремнәрне үтәгән өчен иң күп баллар - 100. Диктантны үтү вакыты - 45 минут. Шул вакыт узгач биремнәргә керү ябылачак. Катнашучының сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, Диктантны электрон рәвештә узганнан соң ук формалаша. Быел катнашучыларда шундук дөрес җавап белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Россия Федерациясенең һәр субъектының 2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра торган бер уникаль мәйданчык оештыру мөмкинлеге бар. «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта белергә була: www.miretno.ru ВКонтакте рәсми төркеме: https://vk.com/miretno