Салым органнары бурычлары булган гражданнарга салым түләүне кичектермәскә киңәш итә.
Транспорт салымын вакытында түләмәү автомобильне алуга китерергә мөмкин.
Бурычларның булу-булмавын теләсә нинди уңайлы ысул белән тикшерергә була:
• Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет-сервисы ярдәмендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре федераль яисә региональ порталында Онлайн рәвештә;
• Теләсә кайсы салым инспекциясенә, теләсә кайсы КФҮнең «Минем документлар» офисына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп.
Бурычны түләү гади:
• «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы аша
• Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинетта» ; • Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә;
• Федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре порталы аша;
• Түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.
Рәсми сайт: WWW.NALOG.RU
Элемтә үзәге: 8-800-222-2222