2020 елның 2 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң күләмле «Көзге каникуллар» чарасы узачак. 2020 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 367 кеше җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендәге вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарсыз һәм юл йөрү кагыйдәләренең таләпләрен санга сукмаучы кече яшьтәге җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, "Родительский патруль" һәм "Отцовский патруле" гражданнар инициатива төркемнәре, шулай ук "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" иҗтимагый оешмасысы белән берлектә кисәтәчәк. Шулай ук, полиция хезмәткәрләренең мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Көн кыскару шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары белән бәйле юл ситуацияләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.