2020 елның 8-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Спорт сарае» спорт комплексы базасында (Мәскәү ур., 1) «Россия Кубогы – Ростелеком»ның IV этабы, шулай ук тимераякта фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Г. С. Тарасов истәлегенә «Идел-2020» Бөтенроссия ярышлары узачак.
Россия Кубогы-ул көчле спорт проекты, кабатланмас концерт программасы һәм Россиянең әйдәп баручы спортчылары ярышлары белән эпатаж, алдан фаразланмас, масштаблы вакыйга.
Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук тамашачылар аудиториясе ягыннан фигуралы шуу белән кызыксынуны исәпкә алып, «Первый канал» Гомумроссия федераль каналы буенча ярышларның турыдан-туры трансляциясе планлаштырыла.
Ярышларны ачу тантанасы 2020 елның 8 ноябрендә 16: 30 сәгатьтә була.
Тамашачылар өчен катнашу түләүле. Хәзерге вакытта тимераякта фигуралы шуу буенча «Россия Кубогы – Ростелеком» ның IV этабына билетларны түбәндәге ресурсларда сатып алырга мөмкин:
ТР Дәүләт хезмәтләре порталы сайты https://uslugi.tatarstan.ru/tickets/event/25992?sittings_quantity=5
Билетон сайты https://bileton.ru/category/sport?objects%5B%5D=6261&dateRange=08-11-20%20%E2%80%94%2012-11-20&city_id=1
Татарстан Республикасы фигуралы шуу федерациясе сайты https://fstatarstan.ru.