3 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, «Мир» кинотеатрында «Ватаным турында җырлыйм» исемле чара узачак дип, хәбәр бирә «ТатарКино».
Тамашачылар Әнвәр Габдрахмановның сугыш елларында татарстанлыларның аз билгеле батырлыкларына багышланган «Бөек Ватан сугышында җиңүгә Татарстанның керткән өлеше» фильмын күрәчәк.
Шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында «Топ-100» программасыннан видероликлар күрсәтеләчәк.
Башлана – 14:00 сәгатьтә. Керү ирекле.