5 көн дәвамында районның 1324 укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Педагоглар балалар өчен кызыклы программа әзерләделәр, ул Боз сараена, бассейнга, скай-паркка, музейга, кинотеатрга баруны һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала.
Өлкән сыйныф укучылары өчен "Акыллы каникуллар" проекты кысаларында ял итү һәм имтиханнарга әзерлек программасы каралган.



