Татарстан Республикасы җитәкчелеге COVID-19 буенча яңа чикләүләргә төзәтмәләр кертте.

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Министрлар кабинеты яңа коронавирус йогышы аркасында 31 октябрьдән кертелгән чикләүләрне төзәтте. Торак пунктлардан читтә урнашкан юл сервисы объектларында тәүлек әйләнәсе җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Документ бүген үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International