Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендәге комиссия кышын юлларны кардан чистартуда катнашачак техниканың торышын тикшерде. "Татавтодор" һәм "Буа МПП ЖКХ" АҖ (инженерлык челтәрләре) кышка тулысынча әзер. Быел юлларны 29 берәмлек коммуналь техника чистартачак, моннан тыш, 14 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Техника белән тәҗрибәле эшчеләр идарә итәчәк. Кирәк булган очракта, дежур бригада эш урынында тәүлек буе эшләячәк.
