Буалылар «Зур этнографик диктант» халыкара акциясенә кушылдылар.

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе уза. Быел акция онлайн-форматта үткәрелә, катнашучылар шунда ук дөрес җавап белә һәм чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә ала алалар. Диктант 30 тест биременнән тора: 20 гомуми, барлык катнашучылар өчен бер үк төрле, һәм 10 сорау, һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль. Диктант бүген Буа шәһәренең "Мәдәни үсеш үзәге" узды. Биредә теге яки бу сәбәпләр аркасында үз өйләрендә яза алмаган район халкына акциядә катнашу өчен мөмкинлек  бирелгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International