Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны участогында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан алмагач һәм карлыган үсентеләре утырттылар.
1973 елны тәмамлаучылар исеменнән үсентеләрне Халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе академигы, биология фәннәре кандидаты, атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Фәрит Хәбибулла улы Кәлимуллин бүләк итте. Педагогик коллектив һәм укучылар игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.
.