"ЭКОлидер" экологик конкурсы кысаларында "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар бакчасы территориясендә агачлар утырттылар. Балалар зур кызыксыну белән агач утыртуны планлаштырдылар, яшь үсентеләрнең кайда үсәчәкләрен билгеләделәр. Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күп уңай мизгелләр китерде, һәркем территорияне яшелләндерүгә үз өлешен кертте. Балалар зур теләк белән өлкәннәргә чокырлар казырга, су ташырга , үсентеләрне тотып торырга булыштылар.