Бүген Бөтендөнья яшьләр көне билгеләп үтелә. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар йортының ( "buinskiii_dipi" ) социаль хезмәт алучылары да мондый бәйрәмнән читтә калырга теләмәделәр һәм өлкән яшьтә дә "яшь" булып булганны күрсәттеләр. Алар төрле кызыклы уеннар уйнап, вакытны күңелле үткәрделәр. Спорт-сәламәтләндерү чарасы ярышларда катнашучыларда да, тамашачыда да уңай эмоцияләр уятты