Буа муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә, шәһәрнең үзәк мәйданында Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды. Эчке эшләр бүлеге ветераннарын һәм район халкының иминлеге сагында торучы полиция хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. "Кыюлык күрсәтеп, сез гражданнар тормышын саклыйсыз, хокук тәртибе сагында торасыз. Сезнең көндәлек хезмәтегез-безнең халыкның тотрыклылык һәм тыныч тормыш гарантиясе», - дип ассызыклады Ранис Рафис улы һәм нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм хезмәттә уңышлар теләде. Иң яхшы хезмәткәрләргә хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен ведомство бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләрне халык дружинниклары да  алды. Чара барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International