«Аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалау белән тәэмин итү» семинарына чакырабыз

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2020 елның 13 ноябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы "Хокукый белемнәр мәктәбе" нең чираттагы дәресе узачак

Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалавына каршы күрсәткечләр, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат:Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

Adelina.Galiullina@tatar.ru адресына булган соравыгызны да юллый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International