«Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында» 1993 елның 19 октябрендәге 1983-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә волонтерлыкка ярдәм итү республикада дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бу җәмгыять, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре үсешенең мөһим факторы.
Иреклелек (волонтерлык) үсешен популярлаштыру һәм стимуллаштыру, шулай ук иреклелек (волонтерлык) җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы «Игелекле Татарстан – 2020» (алга таба – Конкурс) өлкәсендә Республика конкурсы игълан итте. Конкурс агымдагы елның 30 октябреннән 30 ноябренә кадәр үткәрелә. Гаризалар агымдагы елның 13 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен шәһәр, районның иреклеләр (волонтер) үзәкләре, уку йортлары, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният учреждениеләре каршында эшләүче яшьләр, коммерцияле булмаган һәм коммерцияле оешмалар вәкилләре, конкурс темалары һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә эш итүче инициатив төркем активистлары чакырыла.
Конкурс үткәрүнең барлык нечкәлекләре белән «Игелекле Татарстан – 2020» волонтерлык өлкәсендә Республика конкурсы турында Нигезләмәне карап танышырга мөмкин.
Электрон почта адресы: dobrotatarstan@gmail.com.