Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте көн саен җыештыру үткәрергә киңәш итте

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре коронавируска каршы нәтиҗәле профилактика булып көндәлек өй җыештыру тора, дип сөйләделәр. Коронавирус эләктерү куркынычы шактый югары. Кешеләр моны аңламыйча, урамнан инфекция алып килә һәм якыннарын зарарлый. Инфекцияләү ихтималын киметү өчен көн саен җыештырырга кирәк. Ул коронавируска каршы идеаль профилактика булып  хезмәт итәчәк.

Хәтта әгәр өйдә беркем дә авырымаса да, йорт гигиенасы турында уйларга кирәкми дигән сүз түгел. Инфекцияачкычларда яки ишек тоткаларында калырга мөмкин.. Шуңа күрә иң яхшысы аларны даими рәвештә эшкәртү. Шуны истә тотарга кирәк, эпидемиологик куркынычсызлык күпчелек очракта безнең кулларда гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International