Буада ТР Волейбол федерациясе президенты кубогының финал уеннары башланды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буада Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Кубогына финал уеннары старт алды. Ярышлар яңа «Импульс» спорт комплексы базасында уза. Уеннарның тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Кунакларны һәм спортчыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис  Камартдинов сәламләде:

 «Сезнең барыгызны да Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Кубогының финал уеннарын ачу тантанасында сәләмләвемә шатмын. Сезне яңа «Импульс» спорт комплексы базасында күрү икеләтә күңелле. Бүгенге уен спорт вакыйгаларының, шулай ук спортчыларның яңа җиңүләренә һәм казанышларына лаеклы башлангыч булыр дип ышанабыз. Ярышларда катнашучыларга чын күңелдән лаеклы һәм гадел җиңү, матур уен телим!».

Район башлыгы һәм чакырылган кунаклар уеннарда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Журналистлар ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аралашты, республикада волейболның киләчәге һәм башка спорт төрләре турында сораулар бирде. Шулай ук финал уеннарын ни өчен Буада үткәрү һәм спорт объектлары төзү планнары турында да сораулар яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин Буада төзелгән объектның барлык кирәкле таләпләргә дә җавап бирүен һәм мондый масштабтагы ярышларны үткәрүгә әзер булуын билгеләп үтте.

Кубокның финал уеннары Буа районы хуҗалары һәм ТР Сарман районы командасы белән очрашудан башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International