Авыл җыеннарында район халкы үзара салым мәсьәләләре турында фикер алыша.
Район торак пунктларында халык җыеннарын узган атнада үткәрә башладылар. Яңа Чәчкап, Алших, Югары Лашчы авыл җирлекләрендә, шулай ук Норлат, Күл Черкене авылларында үзара салым җыю йомгаклары буенча фикер алыштылар. Бүген очрашулар Иске Мәртле, Яңа Тинчәле, Степановка, Канаваһәм Отрада авылларында уза.
Җыелышларда халык киләсе елда үзара салым акчасының нинди максатларга һәм нинди мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәген билгели. Нигездә, бу-контейнерлар сатып алу, урам утларын һәм юлларны яхшырту, су белән тәэмин итү белән бәйле эшләр. Шулай ук авыл халкы зиратларны, чишмәләрне, паркларны төзекләндерүгә һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә дә акча бирергә тәкъдим итә.