Миләүшә Җәләлдинова-Татарстанның иң яхшы район акушер-гинекологы

2020 елның 13 ноябре, җомга

Кичә Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы» VII Бөтенроссия конгрессы (Казан укулары) эшли башлады.

Чара барышында Татарстанның биш иң яхшы акушер-гинекологын бүләкләделәр. Бүләкләү шулай ук «Иң лаеклылар» дип атала да. Алар арасында Буа район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Миләүшә Җәләлдинова да бар. Ул «Иң яхшы район акушер-гинекологы» номинациясендә җиңде.

"Сез  республика һәм ил горурлыгы” - диде аның турында Мәскәү профессоры Виктор Радзинский. Котлауларга шулай ук Казаннан килгән профессор Илдар Фәтхуллин да кушылды.

Миләүшә Фәрит кызы Җәләлдинова Буа район үзәк хастаханәсендә 2001 елдан бирле эшли, 2008 елдан башлап акушер-гинекология бүлеге мөдире.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International