Гаиләдә кемдер грипп яки коронавирус инфекциясе белән авырса, нишләргә

2020 елның 13 ноябре, җомга

Гаиләдә кемдер грипп яки коронавирус инфекциясе белән авырса, нишләргә  

1. Табиб чакыртыгыз.

2. Авыруны аерым бүлмәгә урнаштырыгыз. Бу мөмкин булмаган очракта аның белән 1 м дистанция саклагыз.
3. Авыру һәм якыннар, бигрәк тә балалар, өлкән кешеләр һәм хроник авырулардан интегүче затлар арасында элемтәне минимумга кадәр чикләгез.
4.Ике сәгать саен бүлмәне җилләтегез.
5. Чисталыкны саклагыз, мөмкин кадәр ешрак юыгыз һәм көнкүреш юу чаралары белән өслекләрне дезинфекцияләгез.
6. Авыручыга ризык кабул итү өчен аерым савыт-саба бүлеп бирегез. Файдаланганнан соң аны дезинфекцияләргә кирәк. Авыру башка гаилә әгъзаларыннан аерым тукланырга тиеш.
7.Кулларыгызны сабынлап юыгыз.

8. Авыруларны караганда битлекләр һәм перчаткалар, дезинфекция чаралары кулланырга кирәк.

9. Авыруларны бары тик гаилә әгъзасы гына карарга тиеш.

10. Авыру бүлмәсендә дезинфекция чаралары кулланыгыз, өслекне көненә кимендә 2 тапкыр сөртегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International