Мәрхәмәтле Буа

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Чираттагы күп балалы гаилә бөтенләй чит кешеләрдән бүләк алды. Агымдагы елның август аенда 5 нче гимназиянең математика укытучысы Самат Васильев күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен спорт аяк киемнәре сатып алу өчен акча җыю буенча акция башлануы турында хәбәр итте. Бу тарих май аенда башланды. "Тимерман" спорт ярышларын оештыру  оешмасы  йөгерү игълан итте. 10 көн рәттән көненә 1 сәгать йөгерергә кирәк иде.  Аның асылы сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда, аерым алганда, үз – үзеңне изоляцияләү вакытында йөгерү. Самат Павлович анда катнашты, көн саен 1әр сәгатен йөгерүгә багышлады. Әмма спортның төп атрибутын-кроссовка алыштырырга вакыт җитте. Ул чакта ул, үзенең Инстаграмындагы дусларына үзенә кроссовкага акча җыюны сорап мөрәҗәгать итте.

“Ул вакытта миңа беренче 160 сум акча бирелде, аларга кроссовка алып булмый.   Мин аларны нинди игелекле эшкә җибәрергә дип уйладым. Шуңа күрә, август аенда йөгерү өчен үзен мотивлаштыру өчен, күп балалы гаиләләр өчен кроссовкаларга акча җыюны игълан итәргә булдым. Һәр көн йөгердем һәм һәр йөгерештән соң "балалар өчен кроссовкаларга акча җыю" акциясе турында сөйләдем”. Беренче 500 сум 3 көннән соң керде. Шул чакта мин кешеләрнең ярдәм итергә теләкләре барлыкны аңладым һәм гомуми тырышлык белән 20 сентябрьгә беренче 6000 мең сум акча җыелды. Буадагы дусларына мөрәҗәгать итеп Самат мохтаҗ күп балалы гаилә турында белешә. “ Ул чак та без ике кыз һәм ике малайга аяк киемнәре алдык. Кроссовкалар өчен акча килгәндә мин бу турыда үземнең samatvasilev Инстаграмм битемдә хәбәр итәм.” Бүгенге көндә акция кысаларында күп балалы гаиләләрдән 13 бала өчен кроссовкалар һәм кием-салым сатып алынган. Акция авторының максаты-2020 ел ахырына кадәр 50 баланы бәхетле итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International