Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Боерган урта мәктәбендә герой-якташыбыз Эдуард Николаевич Мусейкинга истәлек тактасы ачылды

2020 елның 14 ноябре, шимбә

2020 елның 13 ноябрендә " ТР Буа районы Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Дагестан Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Эдуард Николаевич Мусейкинга истәлек тактасы ачылды. Герой исемен мәктәпнең 7 сыйныф яшьармия отряды йөртә. Э .Н. Мусейкин 1973 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Буа районының  Шәмәк авылында туган. Чиләбе танк училищесын тәмамлаган. Дагыстан Республикасына ирекле рәвештә хезмәт итәргә китә. 2000 елның 19 гыйнварында танк колоннасы  Грозныйдагы  консерв заводына һөҗүм итә . Рота командиры яраланганнан соң, Эдуард Мусейкин командованиене үз өстенә ала һәм хәрби машина белән чигенүчеләрне яба. Тигезсез көрәштә танкның бөтен экипажы һәлак була . Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен танк экипажы үлемнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Чара барышында укучылар геройга багышланган шигырьләр укыдылар, укучылар алдында чакырылган кунаклар - Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Төхфәтуллин Радик Харис улы һәм "ТР Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ начальнигы урынбасары  Наталья  Македонская чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International