Бәйрәм өстенә бәйрәм

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Вольнистан авылында юбилярларны һәм яшь парны котлау тантанасы узды.
Менә сәхнәгә көчле алкышлар астында 50-55 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче сыер савучы Зөһрә Мөстәкыймова, мәдәният йорты директоры Равия Фәсхетдинова, 60 яшен тутырган кизү торучы Виктор Алчуразов, тормыш юлын яңа башлап җибәргән студент Фирая белән терлекче Марс Кәримуллиннар күтәрелде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миңзидә Әхмәтсафина (рәсемдә) тамашачыларны аларның һәркайсы белән таныштырып үтте, шәхси тормышларына һәм хезмәтләренә караган көтелмәгән сораулар биреп көлдерде дә, күзләрдән яшьләр дә китерде. Зөһрәгә сеңелесе Равилә, кызлары Зөлфия, Алсу, улы Фәнис үзләренең тәбрикләүләрен җыр аша җиткерделәр. Равияне котларга килгән оныкларыннан, балаларыннан сәхнә тулды, һәркайсы үзенең котлавын җиткерде. Үзбәкстаннан кайтып урнашкан Виктор үзен котлаучыларга, шулай ук эшле итүдә ярдәм иткән ферма мөдире Рәзинә Абдуллинага, башка бик күпләргә зур рәхмәтен җиткерде. Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдиновның да чыгышы сәхнә түрендәгеләргә карата җылы сүзләр белән сугарылган иде. Ул Марс белән Фираяга авылдан китмәскә, бәхетләрен туган җирләрендә табарга тәкъдим итте. “Байрак” район газетасы мөхәррире Гакыйл Камалетдинов та авылдашларын тәбрикләү тантанасында җылы сүзләрен кызганмады. “Бәйрәмегез 8 мартка туры килүе үзе яхшы фал. Шул рәвешле гел матур, сау-сәламәт, кадерле булып яшәгез. Балаларыгыздан игътибар, наз тоярга, түгәрәк өстәл артында тәбрикләү сүзләре ишетеп утырырга язсын. Уңган, тырыш авылдашларым белән гомерем буе горурланып яшәдем. Авыл кешеләренең шатлыгы минем өчен дә сөенеч, борчу-кайгыларына да битараф түгелмен. Киләчәктә дә бергә булырга язсын”, - диде ул һәм юбилярларга, яшь парга үзенең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. “Дружба” агрофирмасы генераль директоры Азат Айзатулловның котлау хатын һәм акчалата бүләген, чәчәкләрен тантана “гаеплеләре” зур бүләк итеп кабул иттеләр. Җыр-моң белән аралаштырып алып барылган кичә барча күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International