Хайваннар арасында котыру авыруын кисәтү максатыннан Буа районында вакциналар тарату буенча чаралар үткәрелә. Район территориясендә чираттагы "Рабистав" вакцинасы таратылды. Иммунизация хайваннар өчен эшләнгән брикет-приманкалар тарату юлы белән башкарыла. Вакцина зарарсыз. Хайваннарда брикетларны ашагач котыру вирусына 12 айга нык иммунитет формалаша.