Балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында!

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән тәэмин итү балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе, ЮХИДИ инспекторлары да «Светофорик» балалар бакчасында балаларның юл - транспорт травматизмын кисәтү һәм булдырмау максатыннан "Тормыш хакына куркынычсызлык" акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Садыков Р. В. һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э. И. белән очрашу булды. Алар балаларга юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге, яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында сөйләделәр һәм аларны куллану юллардагы тормыш һәм сәламәтлекне саклау өчен бик мөһим шарт булып торганлыкны  аңлаттылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, пассажирларга нинди таләпләр куелуын белделәр. Очрашу ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылык кайтаручы наклейкалар бүләк иттеләр. Балалар кунакларга бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International