Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» Россия авыл яшьләре берлеге проектын гамәлгә ашыруга керештеләр.
Эш төркемнәре Арча районында һәм Татарстанның берничә районында мәгълүмати-консультация очрашулары, профориентацияләр, семинарлар/тренинглар видеоконференция һәм вебинарлар уздырганнар инде.
Проект кысаларында чыгуларның тулы графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1V9k_9LOfrDs3XC4kXg92KM-EcjztofoPf-BoDoCrIlY/edit?usp=sharing
Мондый очрашулар барышында авыл территорияләрендә эшкә урнашу һәм практика (стажировка) узу белән кызыксынган һөнәри белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларның (укучыларны) реестрын анкеталаштыру һәм формалаштыру алып барыла. Бу мәсьәләдә проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координациялиләр.
Республикада эпидемиологик вәзгыять уңаеннан чарада катнашучылар өчен ZOOM платформасы аша дистанцион тоташу оештырылды. 459 772 9499 тоташтыру идентификациясе, коды 985632.
Белешмә өчен: «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» чаралары 7 ел дәвамында уңышлы гына гамәлгә ашырылган «Мәгълүмати-консультация бригадалары» проектының дәвамы булып тора. Проект эшләгән вакытта анда 60 төбәктән 350 000 кеше катнашты. Проект кысаларында 3 200дән артык очрашу уздырылды. Проект үзен авыл халкына авылда үз-үзен күрсәтү мөмкинлекләре турында мәгълүматлаштыруны арттыру өчен уңышлы тәҗрибә буларак күрсәтте