Россиянең иң эре сөт эшкәртүчеләр рейтингына «ЗМК» АҖнең барлык җитештерү мәйданчыклары керде, алар арасында Буа филиалы да бар. Әйтергә кирәк, 2018 елда безнең филиал сөтчелек базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән иде инде.
Буа май-сыр комбинаты ак май һәм сыр җитештерә, шул исәптән эретелгән сыр да. 2017 елда комбинат элек арендага алган җитештерү мәйданнарын сатып алган. Тәүлеккә 150 тоннага якын сөт эшкәртелә, ә биш ел элек бу сан нибары 12 тонна сөт иде. Шул вакыт эчендә җитештерү яңарту эше башкарылды, эретелгән сырлар җитештерү цехы төзелде.
Бүген Буа май-сыр комбинаты продукциясе «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ бренды астында республиканың һәр йортында бар. Тәмле һәм табигый продуктларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Ә җитештерелә торган товарлар линейкасы даими рәвештә киңәя.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сөт базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән сөт эшкәртү заводлары саны буенча лидер булды. Республиканың берьюлы сигез предприятиесе анда катнашты
Белешмә:
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖенә 1957 елда нигез салынган. Хәзер предприятие "Очень ваңная корова", "Васькино счастье" һәм "Обнимама" үз брендларының 92 исемендә продукция чыгара, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 35 төр продукция эшли. Предприятие составына Яшел Үзәндәге заводтан тыш Чистай һәм Буа филиаллары керә. Бүген 3 предприятиедә 1130 га якын кеше эшли. Сөт комбинатына көн саен 630 тоннага якын югары сыйфатлы сөт Татарстан агрофирмаларыннан сөт саву вакытыннан 8 сәгать эчендә килә.