Телефон элемтәсе кыйммәтләнде

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 1 мартыннан Россия Тарифлар буенча федераль хезмәтчелеге боерыгы нигезендә телефон элемтәсе өчен түләү артты. Кыйммәтләнү барлык төр абонентларга да кагыла.
Билгеле булганча, җирле телефон элемтәсеннән файдаланучылар өч төрле тариф буенча түлиләр. Даими линиядән файдалану бәясе абонент түләүнең төп өлешен тәшкил итә. Хәзер бу хезмәт күрсәтү өчен айлык түләү 180 сум булады, моңа кадәр 170 сум иде. Вакыт буенча түләүне (повременная система оплаты) сайлаган гражданнар даими 180 сумнан тыш һәр сөйләшкән минут өчен  өстәмә 44 тиен түләячәкләр, ә моңа кадәр 40 тиен иде. Көне буе телефон трубкасын кулдан төшермәүчеләр яки абонент түләү системасын, икенче төрле әйткәндә чикләүсез тарифны (безлимитный тариф) сайлаган буалылар өчен бер ай сөйләшү моңа кадәр 367 сумга төшә иде, хәзер бу сумма 385 сумга җитте. 
Ә бу тариф буенча авылда сөйләшүчеләр, элеккечә, шәһәрлеләрдән азрак чыгым тоталар. Алар өчен ул айга 310 сумга тиң, моңарчы 295 сум тәшкил иткән иде. Катнаш тариф (комбинированный) буенча түләүче  шәһәрлеләр хәзер элеккечә 295 сум түгел, ә 312 сум түләргә тиеш булалар, авылларда яшәүчеләр 254 сум урынына 269 сум түләячәкләр. Әгәр айлык сөйләшү 310 минуттан – чик вакыттан уза икән, һәр арткан минут өчен 32 тиен түгел, ә 34 тиен түләргә туры киләчәк. Бу шарт исә шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр өчен дә бер.
Юридик затлар өчен дә телефонга айлык бәяләр артты. Алар даими абонент линиясе өчен 240 сум (220 сум иде) түлиләр. Вакытлы тарифта бу суммага һәр минут саен 44 тиен өстәлеп бара. Чикләүсез тариф буенча айлык түләү 635 сумга тиң булачак. Моңарчы оешма-предприятиеләр 610 сум гына түлиләр иде, ә катнаш тариф буенча түләү 25 сумга артты. Юридик затлар өчен хәзер аның бәясе 405 сум, узган ел 380 сум түләү каралган иде. Абонент бәясеннән тыш, бу суммага кергән 310 минут сөйләшеп бетсә, калган өчен физик затлардагыча һәр минутка 34 тиен өстәлеп барылачак. Бу төр затларның барлык тарифлар буенча түләве дә шәһәр һәм авылларда бер үк.
Халыкның кәефен төшерә торган бу яңалыкның сөенечле ягы да бар: өйгә телефон кертү бәясе арзанайды. Узган ел авыл халкы 2915 сумга телефонлы була алса, хәзер аның бәясе 2624 сум. Шәһәрдә исә 4010 сум урынына 3600 сумга төшә. 
Әгәр дә абонентлар элемтәчеләрнең сөйләшү вакытын дөрес исәпләүләренә шикләнәләр икән, зона электр элемтәсе челтәренең шәһәрдәге сәүдә һәм хезмәт күрсәтү офисына мөрәҗәгать итеп шалтыраткан вакытлары турында белешмә ала алалар.
Әлеге артымнан соңтелефонда “эленергә” яратучылар тагын бер кат үзләренә кайсы тариф отышлырак булуын билгеләрләр, мөгаен. Дөрес тариф сайламау кесәгә сугачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International