Юбиляр

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, институты баш фәнни хезмәткәре, профессор, академик Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1960 елдан алып 10 елга якын “Яңа юл” (“Байрак”) газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип, бүлек мөдире булып эшләгәнгә безнең өчен дә кадерле шәхес. Фәнгә омтылу аны тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантура белеме алуга китерә. Ул борынгы фольклорыбызны өйрәнүгә дә зур көч куя. “Энҗе чәчтем – энже җыям” дигән гомуми исем астында мәктәп һәм гимназияләр өчен татар халык иҗаты буенча уку ярдәмлеге итеп чыгарган 9 китапның 4се шулай ук аның тарафыннан эшләнгән. Галим 40 елга якын “Тел күрке – сүз” дигән радиотапшырулар әзерләүдә катнаша. Ул Буа районына багышланган “Буа ягым – тау ягым”, “Язмышым минем – Норлат” исемле басмаларның авторларының берсе дә буларак катнашты. 30га якын китап, 800ләп мәкалә авторы, 12 томлык җыелманың “Табышмаклар”, “Мәзәкләр”, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” томнарын төзеп, аларга кереш мәкаләләр язган Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улын 80 яшьлек олы юбилее белән тәбрик 
итәбез!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International