Буа гаиләсе белән кая барырга була?

2020 елның 20 ноябре, җомга

Тиздән ял көннәре- гаилә белән үткәреләсе вакыт. Буалыларга балалары белән кая барырга була соң?

1 SK Sky Park - беркемне дә битараф калдырмас урын. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән 3 трасса, тәҗрибәле инструкторлар, саф урман һавасы.

2⃣ "Дельфин" йөзү бассейны - су яратучылар өчен менә дигән ял урыны.

3. "Арктика" боз спорт сарае - анда тимераякта шуарга, күп уңай эмоцияләр алырга мөмкин.

4. “Мәдәни үсеш үзәге”  көн саен кинопрокат яңаларын күрсәтә (гаиләсе белән булырга теләгән һәм актив ялны яратмаган кешеләр өчен менә дигән вариант)

5. Шәһәр парклары буйлап йөрү-шәһәрнең балалар мәйданчыкларына бару шулай ук күңелле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International