2020 елның 1-5 декабрендә Буа муниципаль районында яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә инвалидлар декадасы кысаларында бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә.
Чәчтараш хезмәтләре түбәндәге адреслар буенча күрсәтелә:
Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, чәчтарашханә «ЭЗА»
Буа ш., Вахитов ур., 71Б й., Татфондбанкның элеккеге бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.
Вакыты: 8.00-18.00.
Хезмәт алу өчен үзең белән паспорт, инвалидлык турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.