Шәһәрдә эшкәртелгән батареяларны җыю өчен ике махсус урна барлыкка килде. Аларны «Тургай» һәм «Буа» сәүдә үзәкләрендә урнаштырдылар. Исегезгә төшерәбез, кулланылган батареялар хаклы рәвештә иң куркыныч көнкүреш чүп-чары дип санала. Аларның токсик элементлары кеше сәламәтлеге, шулай ук әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч.