Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны бергә кабул итәчәк

2020 елның 21 ноябре, шимбә

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Даминов Олег Александрович тарафыннан видеоэлемтә ярдәмендә гражданнарны кабул итү узачак. Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең  сорауларын Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сария Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International